четверг, 3 марта 2011 г.
Кем соң син Габдулла Галиулла?
Мәрхәмәтле һәм Рәхимле Аллаһы Сөбханә вә Тагалә исеме белән!
90-нче еллар башында Советлар союзы җимерелгәч бездә яңадан Ислам дине үсеш ала башлады. Ул дәвердә кем генә алга калкып чыкмады һәм нинди генә авантюрист барлыкка килмәде икән? Мәсәлән, күп кенә сәүдә оешмаларының җитәкчеләре беренче итеп үз мәнфагатен кайгыртырга тотындылар. Чөнки элеккеге дәүләт калдырган байлыкны тиз арада кем дә булса үзләштерергә тиеш иде. Менә шунда беренчеләрдән булып оешмаларның җитәкчеләре булды, аннары дәүләт административ системаның эшчеләре һәмдә коммунистлар оешмаларының түрәләре. Шуңа күрә дә беренче булып безнең җөмһүрият башына Верховный советның җитәкчесе түгел, а обком сәркәтибе Минтимер Шаймиев утырган иде. Хәзер аның турында бер кеше дә сүзне нигәдер кузгатмый, аммә ләкин ул шулай булган иде үз заманында. Ә сонгылары булып – руханилар, ул да булса безнең имамнар һәм поплар булды. Алар мәчетләрне үз кул астына алып, мәчетләрнең исеме астында үз гамәлләрен тормышка ашыра башладылар. Бөтен имамнар турында начар сүз әйтеп булмый. Алар арасында төрле кешеләр бар. Кемдер эшне Аллаһы Сөбханә вә Тагалә ризалыгы өчен башкара, ихлас күңел белән инанып аның газабыннан куркып яши. Аларга сүз тидерсәк гөнаһка батабыз, гайбәттән арыныйк. Бүгенге көндә шунысы күз алдында кайбер имамнар үз вазыйфасын үтәмичә югарыга үрмәли, ягьни Диния назарәтендә “хуҗа” булырга дәгьвә белдерә. Имеш, алар үз заманында Бухарада укыганнар һәм шунлыктан мөфти вазыйфасын башкарырга хаклы булып чыгалар. Безгә Татарстанда беренче булып мөфти вазыйфасын башкаручы Габдулла искә төшә. Мин аны исемә дә төшермәс идем, әмма ләкин нигәдер калкып чыга бу бәндә. Калкып чыгуының сабәбе Татарстанда мөфти алышынуы. Үз заманында Татарстанда мөфтият төзөгән чорда бердән бер элекеге СССР мөфтийгә каршы булып яла ягучы Габдулла Галиулла иде. Әлбәттә үзенең максатына иреште – безнең түрәләр аңа мөфтилек вазыйфасын тапшырдылар. Моның белән генә чикләнмәде әлеге зат, Габдулла Галиулла “Мөхаммәдия” мәдрәсәсен кулга алмакчы булды. Нәтиҗәдә Валиулла хәзрәтнең исеменә кара тап төшерде. Әйтергә кирәк, җомга вагәзләрен алып барырлык саләте дә юк иде бит үзенең. Кем генә ул заманда үзен мөфти итеп хис итмәде? Нинди генә аферистлар сахнәгә чыкмады. Тамаша... Заманалар узгач ил башларына яңа мөфти кирәк булды. Ул да булса Госман хазрәт Исхакый. Аның идарә итүе бик озакка сузылды. Ул бер төгәл оешма оештырып, зур натиҗәләргә ия булды. Габдулла Галиулла ул вакытта да үз “репертуарын” дәвәм итте. Хәтердә,15 мөхаррам 1427 / 14 февралнең 2006 елда мөфтигә каршы чыгып зур фитнә чыгарган иде. Дәлил буларак төрле телекомпанияләрдә видео тасмалар сакланган. Быел мөфтиятнең пленум утырышыннан да читтә посып калмады, киресенчә канәгәтсезлек белдереп вакытлыча башкаручыга кул тидерергә өлгерде. Бу эшләрне минемчә криминал итеп санарга кирәк. Һәмдә иртәгә 28-нче Рабиг аввал ае җомгасында фитнә чыгарырга маташып “Әниләр” мәчетендә зур тавыш куптарырга тора. Кызганычка каршы үзенең мәчетен тәртиптә тота алмый, ә үзе мөфтилеккә омтыла. Минемчә, бу кешене имамлыктан күптән куырга вакыт җиткән һәм аның урыны ихлас бер яшь имамга сусаган.
Подписаться на:
Комментарии к сообщению (Atom)
Комментариев нет:
Отправить комментарий