Ислам
Ислам – Аллаһы тәгаләдән
килгән хак дин буенча гамәл кылу димәкдер. Аллаһы тәгаләдән Мөхәммәд
галәйһиссәламгә килгән дин – Ислам дине дип аталадыр. Аллаһы тәгалә Мөхәммәд
галәйһиссәләмгә Ислам динене бәндәләрне яхшыллыкка өйрәтү өчен җибәрелгән. Ислам
– хак вә тугъры диндер. Аның хөкемләре буенча гамәл кылган кеше дөньяда да,
ахирәттә дә – даим рәхәттә вә изге дәүләттә булыр. Ислам диненең хаклыгына
ышанган кеше мөэмин вә мөселман дип аталыр. Безнең динемез Ислам динедер. Без,
Әлхәмдүлилләһ, һәркаюмыз мөэмин вә мөселманнармыз.
“Гыйбадәт исламия”
– Өфө калаһы, 1988 ел.
Комментариев нет:
Отправить комментарий