Мәсъәлә
Хөрмәтле (Дин вә
Мәгыйшат) идарәсенә үтенәбез түбәндәге сөәлгә җавап бирүегезне. Кызылъяр
шәһәрендә галүмәләр мәҗлесе булды. Бер мулла акчаны әҗәргә бирү дөрес диде.
Башкалар дөрес түгел диделәр, дөрес диюче мулла әтә: “Әгәр берәү акча биргәндә
монасыңа йөз сум шуның файдасың һәр айга ун сумга сатам дисә ул вакытта шул
файданы алу дөрес. Әгәр йөз сумны йөз ун сум әйтеп бирерсен дисә дөрест түгел
бунсы риба була ди. Мәҗлестәге халык аптырашып калдылар. Бу икеседә бер буламы
микән? Әмма дөрест түгел дигән имамнар ничек итеп бирсә дә риба була диделәр.
Шул мәсъәләгә ачык җавап язсагыз икән?
Мәҗлестә булучы
берәү.
Идарә.
Җавап: Акчаны
иҗарәгә бирү дөрест дигән кешенең сүзе, әһле гыльм агызыннан чыга торган сүз
түгелдер. Зира әҗәрәдә сатылган нәрсә монафиг (файда) генә булып бирелгән
нәрсәнең заты, муҗир (әҗәргә бирүче) мөлегендә калуы ләземдер. Акчада исә
акчаның узенә тәмлик кыйлма исә файдасын гөнаһ кыемлык матсур түгелдер.
Матсур булса
шулай булыр иде. Мәсъәлә йөз сум акчаны, файдалану нияте илә алучы кеше, шул
акчаны алгач, кулыннан чыгармыйча гына файдаланып, акчаны кайтару мәтди иткәч
йөз ун сум итеп шул иҗарәгә алган акчасыны кайтарыр иде. Бу исә мөмкин
түгелдер.
Бинаэи галәйһи (шуның
өчен) акчаны иҗарәгә бирү вә алу да мөмкин түгелдер. Акчадан файдалану акчаны
истиһляк (әрәм шәрәм итү, потребление) кылмау мөтәсаувәр (сүрәтләүче, воображающий)
улымдагы акчаны файдалануы өчен дип
бирүченең алучыга тәмлик (бер нәрсәне ия итү) кылуы ләземдер (тиеш). Акчаны
тәмлик исә мөбадалә (узгәртү) мал бимал улдыгы өчен биг буладыр. Биг булса
артыгы кәйфият илә алынса вә бирелмәсә дә риба буладыр.
Комментариев нет:
Отправить комментарий