вторник, 4 октября 2011 г.

Рамазан мәчетенең имамы вафат булган


2011 елның 2 октябрендә “Рамазан” мәчетендә күп еллар имам-хатыйб булып торган 82 яшьлек Гайнетдинов Нәҗип Минһаҗ улы арабыздан китеп барды. Үзенең эшчәнлеген 1998 елда башлап җибәреп, гомерен бары ислам динен таратуга багышлаган сирәк хәзрәтләребезнең берсе идее, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәте.
Соңгы елларда да тынгысыз йөрәкле хәзрәт картлар йорты салырга тотынган иде, кызганычка, әлеге эшен ахырына кадәр җиткерә алмады.
Хәзрәтне соңгы юлга озатуда, туганнарыннан кала, ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, Казан мөхтәсибәте, «Рамазан» мәчете мәхәллә халкы да катнаштылар.