четверг, 27 января 2011 г.

Ваһһабчылык – зур мәгънәсезлек, яки Акылы булган кеше ваһһабчы буламы?!

Ваһһабчылар ислам динендә изгеләр булуын тулысынча инкарь итәләр. Нигездә, алар изгеләрне тануны һәм мөселман изгеләре күмелгән урыннарга сәфәр кылуны танымыйлар, нәзер корбаны чалу һәм дога кылып Аллаһтан ярдәм сорау һ. б. шуның ише нәрсәләрне аңламыйлар.
Бу – алар фикеренчә, бер илаһлыктан баш тарту, ә тугрылыклы, фикердәш дини шәхесләрне гадәттән тыш тану һәм күтәрү – Аллаһның могҗизаларына атрибутлар китерү була. Аллаһка “тиңдәш” тоту – олы гөнаһ, чөнки ислам дине догматикасында үзәк урында түбәндәге тезис тора: “Аллаһ – бар нәрсәнең нигезе. Ул һәрвакыт булган һәм булачак, Ул бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә мохтаҗ түгел, Аның хатыны да, баласы да һәм Аңа тиң булучылар да юк” . Согуд Гарәбстанында ваһһабчылык Согуд династиясе һәм хәзерге сөнни ислам дине үзенчәлекле формасында дәүләт дине дәрәҗәсенә күтәрелә һәм Гарәп ярымутравында гарәп кабиләләрен берләштерә. Бүгенге көндә ваһһабчылык өйрәтмәләренә Фарсы култыгы, Һиндстан, Индонезия, Көнчыгыш һәм Төньяк Африка илләрендә яшәүче 100 миллионга якын кеше тартыла, әле боларның да күбесе радикализм һәм экстремизмнан, бигрәк тә террорчылыктан ерак торучылар. Шул ук вакытта, бу исемне, ягъни “ваһһабчылык” терминын гарәпләр түгел, ә шушы хәрәкәткә каршы торучылар биргән. Әлеге агымда торучылар ислам динендә үзләрен “бер илаһка ышанучы”лар яки гади “мөселман”нар дип атый. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, хәзерге ваһһабчылыкның идеологлары җиһадны элекке кебек үк алгы планга куймыйлар. Мөселман дөньясында үз йогынтыларын киңәйтү максатыннан, алар түбәндәге эшләргә зур игътибар бирәләр: пропаганда пунктлары булдыралар, бушлай уку йортлары ачалар, телерадиоүзәкләр төзиләр, халык арасында миссионерлык эшчәнлеген киңәйтәләр, зур тиражлар белән укучыларга кулай телдә дини әдәбият бастыралар һәм аны бушлай тараталар һ. б.. Хәзерге ваһһабчылык, хәтта Согуд Гарәбстанында да бертөрле түгел. Әйтеп китәргә кирәк, Согуд Гарәбстаны корольлегендә дини мохитнең дифференциациясе сакланган, ягъни монда ике өлешне күрсәтергә мөмкин: ул дини масса, ягъни ислам динен нык тоткан халыкның төп өлеше һәм дәүләт ягында клерикаль (традиционалист) булучылар. Аларга барыннан да бигрәк, король тарафыннан куелган югары голәмаләр Комитеты әгъзалары карый. Согуд Гарәбстаны корольлелегендәге ислам корпусының үзенчәлекле өлешен оппозицион карашта торган дин әһелләре тәшкил итә. Моннан тыш, аларның оппозициялелеге шулай ук бертигез түгел. Кайберләре хөкүмәт чараларына килешмәүчәнлек күрсәтәләр, әмма үзләре конкрет бернәрсә дә тәкъдим итә алмыйлар. Өченче, һәм иң куркыныч категория – хөкүмәткә каршы яки экстремистик карашта торучы террорчылар. Бигрәк тә алар АКШның режимына ачы нәфрәт белән карыйлар. Соңгылары Согуд Гарәбстаны корольлеге ислам спектрының иң актив “ваһһабчылык” өлешен тәшкил итәләр. Ваһһабчыларның җәмәгатьчелек аңына йогынтысын, аларның террорчылар белән элемтәләрен кире кагып булмый. Радикаль ваһһабчыларның активлыгы хәл-торышка бәйле рәвештә артырга да мөмкин (мәсәлән, Әфганстандагы сугыш вакытында, Фарсы култыгы һәм Чечня зонасындагы сугыш хәрәкәтләрендә, Гыйрак вакыйгаларында, этник һәм дини конфликтларда). Шул ук вакытта, ил халкының белем дәрәҗәсе арту, аның Көнбатыш белән һәрьяклы элемтәләре ныгу нәтиҗәсендә, аларның социаль базасы тарая. Моннан тыш, Согуд хакимияте уңышлы эшли алган ислам экстремистларына каршы булып, шул ук вакытта аларның илдән юк булуларына теләктәшлек күрсәтеп тә акцияләр үткәргән булалар. Күз буяу өчен... Ваһһабчылар каршылыкны кяферләргә генә түгел, ә кайбер, алар фикеренчә, Аллаһы Тәгаләнең әмереннән читкә тайпылган мөселманнарга да күрсәтәләр. Ваһһабчылар үзләрен диннең чисталыгы өчен көрәшчеләр дип атыйлар, һәм алар белән бер рәткә басмаган барлык кешеләрне дә кяферләр дип саныйлар... Нияз САБИРҖАНОВ Musulman.su

Комментариев нет:

Отправить комментарий