среда, 18 июля 2018 г.

ТНВ дагы тәрәккыят


Тәрәккыят һәм вакытны бушка әрәм итү
Кичә ТНВның бер тапшыруына иһтибарлы булдым. Мине күп вакыт “Таян ноктасы” гаҗәпләндерә үзенең күтәргән тупаслы мәсъәләләре белән. Хәзерге вакытта кирәкме соң китапны кагәз асылында гына сакларга. Минемчә ул буш сүз, һәм вакытны уздыру гына. Чөнки заманында бабайларыбыз кагәз булмаганда таш, тирене кулланганнар. Мисырда таш белән пергамента язганнар. Кагәзне киң рәвештә 19 гасырда гына куллана башлыйлар. Хәзерге заманда күп китапларны электрон рәвешенә әйләндерәләр, төрле әсбапләр ярдәмендә ул язмаларны укырга була. Тапшыруының алып баручы мәнтыйк буенча заманда без тире белән шәм белән буялган такталар белән калырга тиеш. Өстәмә әйтәсем килә кагәз китабын сакларга да һәм йөртергә бик авыр. Минем шәхсән китапханәсендә 300 дән артык китап. Шуңа күрә мин аерым йорт сатып алдым. Ә алыгыз кичкенә фатирны. Ул китапларны кайда саклый алачак? Шулай шул? Күп сүз буш сүзгә әйләнмәсен иде безнең ТНВ каналыбызда.
Наил Гариф, тарих фәннәре кандидаты. Иман мәркәзе рәисе.


Комментариев нет:

Отправить комментарий