воскресенье, 21 января 2018 г.

Татар-чәе

Татар-чәй
Мондый чәйне кыргызлар һәм нугайлар яратып эчә, алар аны “шыр-чәй” ди, үзбәкләр – “ак чәй”, Хаҗитархан татарлары “татар-чәй” диләр.
Татар-чәй әзерләү өчен, прессланган чәй яфракларын кайнап торган суга салалар да кайнар сөт өстиләр, барысын бергә, болгата-болгата 5 – 8 минут кайнаталар. Аннары кирәгәнче тоз өстиләр (кайбер кеше борыч та сала). Чәйне касәләрдән атлан май салып, бавырсак, кабартма, кош теле, ипи белән эчәләр. Бу – тәмле һәм файдалы эчемлек.
5-6 г. Чәй, 100 г. Су, 100 г. Сөт, 15 – 20 г. Май, кирәгәнче тоз.

“Үзе тәмле, үзе борынгы” Казан: “Иман” нәшрияте, 1422 китабыннан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий