воскресенье, 21 января 2018 г.

Чәй

“Чәй”
Татар халкы чәйне бик яратып эчә. Элек чәйне зур самовардан чынаякка салып, каты һәм кайнар итеп эчкеннәр. Хәзер дә чәйне чынаяктан, шулай ук каты итеп эчәләр. Ә самоварны күп кенә гаиләләрнең табынында күрергә була.
Чәйне шикәр, как, лимон, җиләк, кара җиләк, кәнфит, сөт, мәтрүшкә, бөтнек, бал белән эчәләр. Чәй янына камыр ашлары: коймак, чәк-чәк, бавырсак, кош теле, бавырсак Һ.б. куялар.
Чәйнең тәме һәм туклылыгы дөрес пешерүгә бәйле. Аны фарфор чәйнектә пешерәләр. Башта чәнекне кайнар су белән чайкыйлар, аннары, чәй салып, чәйнекнең 1/3 өлешенә кайнап торган су агызалар да, капкачын ябып, тастымалга төреп куялар. Берничә минуттан чәйнекне тутырып кайнар су салалар. Чәйнекне утка куярга ярамый, чөнки чәйнең хуш исе һәм тәме югала. Чәйне пешерүгә эчәләр.
“Үзе тәмле, үзе борынгы” Казан: “Иман” нәшрияте, 1422 елда басылган китабыннан.

Комментариев нет:

Отправить комментарий