суббота, 3 марта 2018 г.

Югары Шашы авылы тарихы


Югары Шашы авылы тарихы.

     “Шашы” сүзенең этимологиясенә килгәндә, татар телендә мондый сүз юк. Бу як авылларының исеме мари теленнән алынган. Бәлки, бу сүз дә мари теленнән кергәндер. “Шашы” сүзе мари телендәге “суса” сүзенә охшаш, “шуша” сүзе бе-лән аваздаш. Галимебез Г.Саттаров та Югары Шашы, Түбән Шашы һәм  Шаш елгасы буена утырган татар авыллары да (удмуртча шаша – кыяклы үлән) та-рихчыларның борынгы заманнарда бу тирәләрдә ар кабиләләре берләшмәсе яшәгән булырга тиеш дигән фикерне раслый.  (Г. Саттаров. “Татарстан АССР ның антротопонимнары”)
    Риваятьләргә караганда, Югары Шашы авылы XIII-XIV гасырларда барлыкка килә. Рәсми кәгазьләрдә авылның көнчыгыш ягы буйлап ага торган инешне “Шашы” дип исемлиләр. Авыл исеменең шул сүздән алынган булуы да бик их-тимал.
    Авылда 400 – 420 хуҗалык булып, ул хәзерге авыл урнашкан урыннан 2500 м чамасы көнчыгышта, Ашыт елгасы буенда урнашкан була. Авыл халкы игенчелек һәм терлекчелек белән шөгыльләнә. Чәчүлек җирләрне урманнардан чистартып, киңәйтү эшләре алып барыла. Барлык хуҗалыкларга җир җитмәү сәбәпле булса кирәк, авыл кешеләре төньяк, көнбатыш, төньяк-көнбатыш юнәлешләрендә күчеп утыралар. Шул рәвешчә Кышлау, Әхмәтхуҗа (Түбән Шашы), Яңа Шашы, Мамыш авыллары барлыкка килә. Күчеп урнашкан хуҗалыклар элекке авыллары белән элемтәне өзеп бетермиләр. Югары Шашы һәм Күңгәр кешеләренең имана җирләре бергә  аралашкан. Күңгәр кешесенең иманасы Югары Шашы басуында, ә Югары Шашы кешесенеке Күңгәр басуында булырга мөмкин. Чәчүлек  җирләре I – басу, II – басу,  III – басу дип бүленеп йөртелгән. I – басуга ундырышлы җирләр, II – басуга уңдырышсызрак җирләр, III – басуга эшкәртү өчен уңайсыз, ташлы җирләр кергән. Күпчелек хуҗалыклар I - II басуларны гына эшкәртә алганнар, ә  өченче басуны тарту көче җитәрлек булган таза хәлле крестьяннар гына эшкәрткән. Авылда яшәүчеләр ясак түләгәннәр.
   Октябрь революциясенә кадәр авылда белем бирү мәдрәсәдә бара. 1915 елдан җәдитчә укытыла башлый. Авыл балалары Г. Тукайның “Кисекбаш” әсәрен өй-рәнәләр. Беренче укытучы авыл мулласы улы Кәрим Мостафин була. (1913 елдан ул мәдрәсәдә дин сабаклары укыта)
   1917 нче елның февраль революциясе авыл тормышында үзгәрешләр китереп чыгармый. “Патшаны төшергәннәр” дигән хәбәр генә крестьяннарга шом сала.
   Октябрь революциясеннән соң крестьяннарга җир җан  башыннан бирелә. 1918нче елда авылда ярлылар комитеты төзелә (комбедлар). Крестьяннарга җир бирүдә, орлык бирүдә, ярлыларның  кыр эшләрен оештыруда ярлылар коми-тетының роле зур була. Ярлылар комитеты рәисе – Хуҗиев Галимҗан, ә се-кретаре Җәләлиев Шәйхи була. Халык Комиссариаты Советы карары белән төзелгән ярлылар комитеты авылда  Совет хакимияте органнары буларак яши. 1919 нчы елда ярлылар комитеты  бетерелә һәм шул ук вакытта  авыл советы төзелә. Авыл советы рәисе булып Сәмигуллин Вәли эшли. (Түбән Шашы авылыннан). Бу чор ил тарихында да бик тынгысыз була. Гражданнар сугышы һәм чит илләрнең хәрби интервенциясе  бара.
   Гражданнар сугышы ахырына авыл тормышын күзаллау өчен кайбер мәгъ-лүматларны карыйк.
   Сведения о количестве народонаселения по Кшкловской волости.

Татар
итого
муж
жен
Кунгер-Пинер
Шаши Сночинок
(Верх. Шаши)
Ахметхозино
498
272

379
496
329

414
994
601

793
     1927 елны авылда мәктәп бинасына радиоалгыч куела. Радиоалгычны тыңларга Күңгәр һәм Түбән Шашы авылларыннан да кешеләр җыйнала торган була.
    1928 елда 40 балага исәпләнгән башлангыч мәктәп ачыла. Мәктәп тирәсендә алма агачлары утыртыла. Бу эшләрне башлап йөрүче Мостафин Кәрим була.
   1929 нчы елда беренче класска керүче балалар өчен әзерлек сыйныфы ачыла. Анда балаларны санарга, цифр  сугарга, җырларга өйрәтәләр. Бу балаларны өйрәтүче “договорный укытучы” дип йөртелә. Ул, баланың ата-анасы белән килешү төзеп, баланы өйрәтү эшен үз җаваплылыгына ала. Укытучыга түләү натуралата була. (арыш, бодай, бәрәңге, печән, утын һ.б.) 1929 нчы елда договорный укытучы булып Галимҗанов Ахун эшли. Аңа 19 яшь була.
   1948 нче елның май аенда Югары Шашы авылында клуб бинасы төзелә. Клуб ачу тантанасында Күңгәр җидееллык мәктәбе укучылары концерт бирәләр. Клуб ачылганчы, мәдәни чаралар мәктәп бинасында үткәрелгән.

Комментариев нет:

Отправить комментарий