пятница, 24 июня 2011 г.

“Һәрбер мәчет кадерле”

Русия ислам университетында булачак имамнарга татар телен тирәнтен өйрәтәчәкләр, моның өчен югары уку йортында кафедра ачылачак. Телгә, тарихка игътибар күбрәк булу традицион исламны ныгытуга зур этәргеч булачак дигән фикер бар. Бу хакта һәм Татарстандагы мөселман өммәте арасында туган соңгы вакыйгалар турында Наил ГАРИПОВ белән сөйләштек. Ул Русия ислам университетында укыта, тарих фәннәре кандидаты. Вакытында яшьләр милли хәрәкәтендә актив катнашучыларның берсе иде. Бүген дә иҗтимагый эшләр алып бара. Язын бер төркем яшьләрне туплап, татар зиратларында өмәләр оештыра.
— Наил, күптән түгел РИУда Бөтендөнья татар конгрессы белән берләктә түгәрәк өстәл узды. Аның нәтиҗәсе итеп, булачак имамнарга татар теле һәм әдәбиятын, тарихын тирәнтен өйрәнер өчен университетта кафедра, татар мәдәнияте музее ачылачак, дип белдердегез. РИУда татар телле студентларга кытлык зур, димәк? — Татар теле кафедрасы кирәк иде. Моңа кадәр татар теле атнасына бер сәгать кенә укытылды, эш начар оештырылды. Кызганычка каршы, РИУны тәмамлаучылар татар илаһият белгечләрен белми, оригиналда укый алмый. Безнең яктан бу зур кимчелек. Татар телен тирәнтен укыту, татар әдәбияты белән эш итү, иске татар теле белән таныш булу тарихи чыганаклар белән эш итәргә зур ярдәм күрсәтәчәк. Бу юнәлештә эшне системага салмакчыбыз. Имамнарның татар телен белүе актуаль мәсьәләләрнең берсе булып тора, бигрәк тә аны куллану мөмкинлеге чикләнә бара. Русия төбәкләрендә төрле хәлләр булып тору берсенә дә сер түгел, мәхәлләләр Урта Азия, Кавказдан килүче мөселманнар белән тулылана. Хәтта безнең Казанда да урысча вәгазь уку күренешләре ешайды, ярым урысча, ярым татарча сөйлиләр. Татарлар мәчеткә йөрми. Казанда миллион ярым кеше яшәп, яртысы татар дип исәплик. Башкалабызда уртача 300 ләп кеше сыйдырышлы 60 мәчет бар дип алсак, җомга намазларында аларның яртысы да тулмый. Кайбер гыйбадәтханәләргә татарлар йөрми, шуңа күп очракта имамнарга урысча сөйләргә туры килә, керем дә мөселман татарларыннан түгел, ә башка милләт кешеләреннән керә булып чыга. Телне саклау имамнарның бурычы түгел дисәләр дә, мин киресенчә уйлыйм. Татар руханилары телне дин белән беррәттән куймаса, аны читкә этәрсә, нәтиҗәләре утырып еларлык булырга мөмкин. Бүген урысча сөйләргә таләп итәләр, иртәгә татар имамын алыштырып куярга да күп сорамаслар. Ярославль, Томск, Әстерханда андый очраклар булды. — Ислам комитеты рәисе, җәмәгать эшлеклесе Гейдар Җамал, татарларның мәчетләрне “бу — безнең милек” дип күрсәтүен дин ягыннан дөрес түгел, ди. Чит илләрдә бу мәсьәлә ничек хәл ителә? — Бөтен җирдә кешеләргә дин үз телләрендә өйрәтелә, аңлатыла. Германиядә мәчетләрне төрекләр үзләре төзи, гыйбадәтләрен дә үз телләрендә башкара. Мәхәллә, гадәттә, бер телле була. Кешеләр милләт, тел, дин буенча берләшеп, мәхәлләгә оеша. Урта Азия яисә Кавказдан килүче мөселман кардәшләребезнең урысча вәгазь тыңлыйсы килә икән, мәчетләр төзесеннәр, берсе дә комачауламый бит! Казанда үзбәкләр мәхәлләсе барлыкка килде, алар җомгага аерым җыела, имамнары үзбәкчә вәгазь укый. Берсе дә тыймый, рәхим итсеннәр. Русия буйлап урнашкан гыйбадәтханәләр татарлар тарафыннан гына төзелгән мәчетләр түгел. Безнең бабайлар аларның һәрберсен төзергә сират күперен узган, максатларына ирешер өчен мең җәфа чиккән. Санкт-Петербургта мәчет төзергә татарлар 200 ел дәвамында хакимият белән тарткалашкан. Алар башта аерым йортларда җыелышкан, шуннан мөселман татарларына җомгага Сенат бинасында җыелышырга рөхсәт иткәннәр, аннан соң гына үзләренә яраклы мәйдан табып, үз акчаларына мәчет төзи башлаганнар. Мәскәүдә дә шул ук хәл булган. Әллә Казанда мәчет салу җиңел булганмы?! Юк, аңа ирешер өчен татарга үзен корбан итәргә дә туры килгән. Боларның күбесе тарихи мәчетләр, без аңа тулы хокуклы. Бу очракта мин принципиаль карашта торам. 5 ел яшәп, ник кемдер “Бу мәчет, урысча вәгазь сөйләгез” дип, үз кануннарына буйсындырырга тиеш ди әле? Бу аның ата-бабалары төзегән мәчетме? Ошамый икән, төзесеннәр. Татарча вәгазь ошамаса, башка җиргә йөрсеннәр! Безгә һәрбер мәчет кадерле булырга тиеш. Аның өчен көрәш тә имам җитәкчелегендә барсын иде. — Соңгы арада мөселман өммәте ыгы-зыгы килә, Татарстанны ваһһабчылар оясы дип камчылыйлар. Матбугат чаралары тарафыннан да артык болгату бар, максатчан рәвештә мәгълүмат һөҗүме бара. Татарстандагы хәлләр чыннан да шулкадәр куркынычмы? — Чит ил идеологиясенең безгә никадәр куркыныч булуы турында күп әйтелде, аңлатылды. Әйе, проблема бар. Бездә чит илдә, аеруча Согуд Гарәбстанында, ә анда ваһһабчылык — дәүләт идеологиясе, укып кайткан яшь имамнар күп. Бу объектив процесс булды. Монда бары тик руханиларны, ТР Диния нәзарәтен гаепләү дөрес түгел. Татарстанда туган вәзгыятьтә дәүләтнең гаебе бар. Әгәр дәүләтнең максатчан сәясәте булып, вакытында кайда барырга ярый, кайда барырга ярамаганлыгын хәл итсә, ваһһабчылык бу кадәр җәелмәс иде. Мондый мәсьәлә Малайзия, Индонезиядә бар иде. Һичшиксез, көрәшү кирәк, ләкин полиция ысулын куллану көтелмәгән авырлыкларга китерергә мөмкин. Дини сәясәт системалы барырга тиеш. Дәүләт дин эшләренә тыкшына, ләкин моны төптән уйлап бетермичә башкара һәм бу өлкәдә эзлекле эш алып бару күзәтелми. Дини белем бирү учреждениеләре бар икән, аның укыту программаларын да җиренә җиткереп башкарырга кирәк. Нинди белгечләр, кайсы өлкәдә аларга ихтыяҗ зур булганы да төгәл билгеле түгел. Кайсы өлкәдә дин белгечләренең кирәге чыгачагы турында алдан күзаллап, аерым программа булырга тиеш. Армия, мәктәп яисә медицина учреждениеләрдә кирәк булачакмы руханилар, барысын да алдан белеп, максатчан шул эш урынына белгечләр әзерләнсә, дөрес булыр иде. РИУ теологлар укытып чыгара. Уку йортын тәмамлаучыларның барысын да эш урыны белән тәэмин итә алмыйбыз. Тирән белемле руханилар кирәк, ләкин алар эш урыннары белән тәэмин ителми. Дини уку йортларын тәмамлаучыларның күпчелегенә тагын өстәмә дөньяви белем алырга туры килә. Бу — республикада дини сәясәт алып барылмауның бер күрсәткече. Мәчеткә килеп тә ул халыкны агарту эшен алып бару урынына социаль мәсьәләләрне хәл итә башлый. Имам гап-гади завхозга әверелә, чөнки мәчеттә ут, газ, су өчен түләргә акча кирәк. Бу мәсьәләләрне аңа хәл итәсе кала. Безгә Төркия, Малайзия, Индонезия тәҗрибәсен дә кулланырга кирәк. Аларда дәүләт дәрәҗәсендә дин белән шөгыльләнүче махсус ведомстволар бар, барысы да калыпка салынган. Русиядә, гомумән, дәүләт дәрәҗәсендә мөселманнарга карата уртак фикер юк. Имамнар өчен хокукый яссылык булдырылмаган, алар яіланмый. Экстремизм дип сөйлибез, ләкин бу төшенчәнең төгәл аңлатмасы юк. Кем эстремист, кем юк, әйтеп булмый. Шушы билгесезлек төрле махинацияләр, башбаштаклыкның чәчәк атуына җирлек бирә. Мөселманнар гына түгел, татар зыялылары да татар исламы белән үрелеп барган татар мәдәниятен популярлаштыру белән шөгыльләнергә тиеш. Кызганычка каршы, бүген җыр-бию генә татар мәдәнияте дип тәкъдим ителә. Иске татар телендә язылган мирасыбыз бар, аны өйрәнгән кешеләр дә чамалы, бу хезмәтләргә ихтыяҗ да сизелми. Аны урысчага тәрҗемә иттеләр. Ә ни өчен татар түгел?! Мәрҗанине урысча уку мантыйкка сыймый. Мәрҗанидән тыш та китаплар күп, ләкин аларны белмибез дә. Архивларда, китаханәләрдә тузан җыеп яталар. Аны эшкәртеп киң укучыга тәкъдим итә алсак, чит ил идеологиясе “эмиссар”ларының эше әкренләп булса да туктауга таба барыр иде. — Иске татар телендәге мирасны барлау турында сүзгә сакал үсә башлады. Сөйләүдән туктап, кем булса да бу эшкә тотынырга тиештер. Аларны куллану дини уку йортларына беренче чиратта кирәк. Татар илаһият белгечләренең хезмәтләрен аңлаешлы татар теленә күчерү эшен дә сез башлый алыр идегез. — РИУ бу эш белән аз булса да шөгыльләнә башлады, ләкин моңа безнең генә көч җитми. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, КДУның татар теле һәм әдәбияты факультеты, Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих, Энциклопедия институты бар. Бу мәсьәләне үзара килешеп хәл итәргә кирәк. Башкортостанда бу эш 20 ел элек үк башланды. Ә без кул астында булган мирасның ун өлешен генә тәрҗемә иттек, бусы да күпертелгән сүз. Төрек, гарәп, фарсы телләрен камил белгән кызлар-егетләр бар, аларның белемен кулланырга кирәк. Әлбәттә, бу финансланырга тиеш. Татар илаһият белгечләренең хезмәтләре Казанда гына түгел, Әлмәт, Түбән кама, Чаллыда, чит төбәкләрендә урнашкан башка уку йортларында да өйрәнелергә тиеш. — Наил, син артык кычкырмыйча, язын яшьләрне туплап, зиратларны тәртипкә китерү кебек изге эш башкарасың. Казанда татар зиратлары нинди хәлдә, башкалада тарихи каберстаннарның кайсылары билгеле, алар никадәр өйрәнелгән? — Кремль тирәсен зират дип санамаганда (ә анда кан коелган, бабаларыбыз җирләгән, шуңа күрә анда йөргәндә кайда басканны аңлап, догада булырга кирәк, биредә Казан чорына караган каберлекләр байтак), үзәктә әлегә өч-дүрт зират бар. Бүген иң билгеле зират — ул Яңа татар бистәсе зираты. Аннан тыш Мәскәү урамында урнашкан Кураиш бистәсендә, Ботаническая урамындагы Әрхәрәй дачасы, Бишбалта, Ягодная бистәләрендә дә тарихи зиратлар урыны билгеле, ләкин алар да тиздән җир белән тигезләнәчәк. Пороховой бистәсендәге зират та аянычлы хәлдә. Анда бер яктан мәчет, икенче яктан чиркәү һәм ике дин зиратлары урнашканга күрә, каберлекләр сакланыр дигән өмет бар. Күпчелек зиратларда ташлар да югалып бетеп бара. Кызганычка каршы, алар белән шөгыльләнүче кеше юк диярлек. Алар бөтенләй өйрәнелмәгән дисәң дә була. Русия буенча татар зиратларын әйтеп тә торасы юк. Идел буе, Әстерхан, Оренбург, Себердәге каберстаннар өйрәнелмәгән. Бүген Казанда галим Марсель абый Әхмәтҗановтан башка кабер ташларын укый, аның кайсы чорга туры килгәнен ачыклаучы да юк. Шулай да, төбәкләрдә моның белән кызыксынучылар бар. Мәсәлән, Саратов, Самарада аерым татарларның эш алып баруын беләм. Тарихи татар зиратларының саннары да юк, бу эш энтузиастлар җилкәсенә төшә. Интернетта Азат Сәйфетдинов www.tashlar.narod.ru сайтын булдырып, татар каберлекләре, зиратлар турында мәгълүмат туплый, фотоларын элә. Ләкин аларны системалы рәвештә өйрәнү юк. ТР Фәннәр академиясе бу эшне оештыруны үз өстенә алырга тиеш. Зиратларны саклап калыр өчен безнең традицион исламга кайту кирәк. Элек җомгадан соң бабайлар зиратка баралар, дога кылып, тәртипкә китереп кайталар иде. Балачакта җомгадан соң Мәрҗанигә йөрүче бабайларның тезелешеп зиратка киткәнен хәтерлим. Атна саен кабатлана иде ул, хәтта Совет заманында да аны туктата алмадылар. Ә хәзер бу инкарь ителә, имеш, диндә ташка табыну юк. Шулай да, Балтач якларындагы кайбер авылларда бу матур гадәт бүгенгә кадәр сакланганын беләм. Римма БИКМӨХӘММӘТОВА

Комментариев нет:

Отправить комментарий