воскресенье, 27 ноября 2016 г.

"Мәгълүмәт" мәҗәлләсендә Әби патша фәрманы

Духовный собраниянең башлап ачылуы
Императрица Икенче Екатеринаның Әмер-галияләрендән копия: Господин генерал поручик барон Игельстром сезнең такъдим кыйлуның файдалы табып безнең мәмләкәтемездә ислам динне тоткучыларның муллаларыны вә гайре шул дин әһелләре ләвазимдәге кимселәрне тагаен кылмак өчен динләренне белгәнлекләрдән имтихан кылынып наместнический правлениянең тасдык кылуы илә булсын дия морад итеп мөрхәмәтемез илә боерамыз бу эшләрне җиренә йөткереб эш кыйла башлар өчен Уфа шәһәрендә духовный собрание (Мәхкәмәи Шәргыя Мөхәммәдия) ачырга вә мөселманнар тора торган төрле губернияләдәге галәмәләрнең үз карамагында тотып кирәк вакытында имтихан кылып рагыда табуларына карап вә безнең генерал губернаторыбыз яки аларның ләвазимләрнең ида кылучылар вә яки губернаторлар тарафыннан мостахаф табылганнан соң тагаен иделәр.
Әмма Таврический областтәге мөселманнар кермәсләр аларның үзләренең духовный управленияләре булган сәбабле һәм духовный собраниягә мөселманнарның дин вә шәригат эшләрен ида кыйлу халыклы адәмләр булсын духовный собраниягә председателҗ ләвазим ида кыйлу өчен мәрхәтемез илә мөфтилек дәрәҗәсе биреп 1-нче ахун Мухаммадҗан Хусаиновны елга бер мең биш йөз сум вазыйфа илә тагаен кыламын вә аңа киңәшчеләр булсын өчен ике яки өч казан татарларның безгә садакәтле хасап холыклары сыналган вә тугры күренгән муллалардан елга бер йөз егерме сум вазыйфа илә тагаен кыйлыныр вә бу хакта сезне ихтиярле кыйламын мөселманнар тора торган губерналарның генерал губернаторлары яки аларның наибләре илә хәбәрләшергә гайре эшләрдә сезгә хасан зыйфа улып мәрхәмәтемез илә даим кыйламын.
Асыл нәсхәдә императрица кәнд али илә Екатерина дия имза кылмыш

С-Петербургта сентябернең 22-нче көнендә 1788 нче елда асыл нәсхәдән куаһландырдым Генерал-поручик Игельстром

Комментариев нет:

Отправить комментарий