пятница, 18 января 2019 г.

Вәлиулла хәзрәт турында 2.


80-90 нче елларда Вәлиулла хәзрәт милли харәкттә актив катнаша. 1990 елда “Азатлык” татар яшьләре тәкдиме буенча ул “Иман” ислам мәдәнияте яшләр мәркәзе оештыра һәм җитәкли. Ул оешмада дистәләгән татар яшьләре җыела. Башлангыч чорда яшьләргә һәм хәзрәткә үзенә дин мәглүматы җитми иде. Чөнки 90-нче елларда халык әле атеистик идеологиясеннән арынып кына китә башлаган гына. Дин белеме мәчеттә генә өйрәтәләр иде. “Иман” мәркәзе киң тирәдә дан тарата иске татар телендә китапларын кирил хәрефкә әйләндереп бастыра башлый. Ул елларда без мәглүмәтне иске китаплардан ала идек, кем мәчеттә җирде шунда өйрәнә идек. Һәм ул заманда безгә гарәпләр еш килә башладылар, алар да үз мәглүмәтне тарата башладылар. Белгәнебезчә мөселман өммәте төрле хәрәкәтләрдән тора.  Исламны өйрәнеп Вәлиулла хәзрәт диннен ничкәлекләрне өйрәнде.Ул тышкы кыяфәтне дә үзгәртте, баштан дөньяви гади яшь кешедән олы яшьтәге сакаллы хәзрәткә әйләнеп китә. Фамилияне үзгәртеп, ул үз тормышын да дин юлына багышлы.
Наил Гариф, тарих фәннәре кандидаты, "Иман" мәркәзенең рәисе.

Комментариев нет:

Отправить комментарий